«Россиянең кодрәтле бөркете»: тарихи экскурс (12+)
25 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын 30 ноябрь – Россиянең дәүләт гербы көнен бәйрәм итүгә багышланган тарихи экскурска чакырды. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең кодрәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, россия халкының батырлыклары чагыла. РФ Гербы көне – җәмгыятьне мәңгелек кыйммәтләрдә – партиотлыкта, дәүләтчелектә берләштерергә ярдәм итүче бәйрәм. Китапханәче белән бергә җиденче сыйныф укучылары үткәннәргә мавыктыргыч медиасәяхәт кылды һәм Россиягә ике башлы бөркетнең каян очып килүе турында белде. Чарада катнашучылар Россия гербының барлыкка килүе һәм раслануы турында кызыклы фактларны, гербның һәр элементы нәрсә аңлатуы, һәм шулай ук Россиянең дәүләт символларына карата хөрмәт белән карау кирәклеге турында белде. |